«Шигырьләремдә - туган ягым» район бәйгесе кысаларында
Район яңалыклары

«Шигырьләремдә - туган ягым» район бәйгесе кысаларында

Гүзәл туган җирем өчен, рәхмәт сиңа, Җир-Анам!

Гүзәл дә син, туган авылым!

Рәхәтләнеп атлап йөрим,
Авыл урамнарыннан.
Курыкмыйм салкын җиленнән,
Давыл, бураннарын.
Нигә әле куркып торыйм,
Нәрсә соң ул: җил-давыл?
Бу бит минем туган җирем,
Бу минем туган авыл!
Килеп чыксаң бу якларга,
Чит-ятмы син, танышмы?
Керми калма, күрми калма,
Авылым Баландышны.
Бернигә дә тиңләп булмый,
Авылның гүзәллеген!
Читкә китсәм, сагынып кайтам
Калмый һич түзәрлегем!
Яратам шул, бик яратам,
Һәр сукмагын, почмагын.
Сөенеп монда яшәвемә
Җирен ятып кочамын.
Салкын кышы бигрәк матур,
Язы, җәйләре ямьле!
Көзен пешкән алмалары
Искитмәле, бик тәмле!
Челтерәп аккан чишмәләрнең
Суы саф, искитмәле!
Вакытың бик тар булса да
Авыз итми китмә әле.
Су буйлары чуерташлы
Яр буйлары тал-тирәк.
Мондый гүзәл туган яклар
Җир йөзендә бик сирәк.
Бакчаларда кошлар сайрый,
Ямье җәй иртәсендә.
Шул кошларны сагынырсың
Читләргә китәрсең дә.
Мишәләргә барып кушыла
Авылның тын инеше.
Челәннәр дә үз иткән бит
Нәни генә инешне.
Юлларын һич югалтмыйча,
Канатларын кагынып,
һәр яз саен кайта алар
Шул инешне сагынып.
Болыннарда утлап йөри
Җитезләре атларның.
Сабантуйда алда алар
Көнләштереп ятларны.
Һәр бәйрәмгә ямьнәр бирә,
Кызларның гүзәлләре.
Ерактан килгән егетләр
Аларны күзләр әле!
Мул игенле басу-кырлар,
Болыннар - яшел келәм.
Горурланам батыр эшчән
Кызлар, егетләр белән.
Ерак түгел урман да бар,
Анда төрле җиләкләр.
Их! Рәхәтләнеп бер авыз ит,
Җыймасаң да чиләкләп.
Гөрләп тора төзелеше-
Калка яңа биналар.
Авылның данын күтәрә
Ямь өсти бүген алар.
Нур бөркелә һәрбер йорттан
Тормыш кайный барсында.
Шау-гөр килә бала-чага
Шушы йортлар каршында.
Эшчән бездә һәрбер кеше
Сызганып эшли җиңен.
Көнне-төнне ялгап эшли,
Кадерен белеп җирнең.
Менә нинди туган авылым,
Сокланмаслык та түгел!
Саклыйк аны, яратыйк без,
Ташламыйк аны бүген!
Җыр-моңнарга тулып торсын,
Гөлләр шау чәчәк атсын.
Туган җирдә һәрбер кеше
Үзенең бәхетен тапсын!
Баландышым! Синең белән
Мин бик тә горурланам.
Гүзәл туган җирем өчен
Рәхмәт сиңа, Җир-Анам!

Суфия Хәсәншина, Баландыш -Теләче.


Нет комментариев