Республика халкы үзләренең пенсия тупламаларын Россия Социаль фондына яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсенә ышанып тапшыра ала. Бер фондтан икенчесенә күчү өчен «Дәүләт хезмәтләре порталы» аша яисә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлаганда, алдан ук мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында шартнамә төзү зарур.
Эш бирүчеләр алар файдасына 2002 елдан алып 2004 елга кадәр чорда тупланма пенсиягә иминият взнослары күчереп барган 1953-1966 елгы ир-атларның һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларның, эш бирүчеләр 2002 елдан 2013 елга кадәр тупланма пенсиягә иминият кертемнәрен күчергән 1967 елгы һәм яшьрәк эшләүче гражданнарның, шулай ук ирекле иминият кертемнәрен түләгән яки ана капиталы акчаларын тупланма пенсияләрен формалаштыруга тоткан гражданнарның пенсия тупланмалары бар. Бу чорда тупланган акчалар пенсия счетларында саклана һәм инвестицияләнүне дәвам итә. Алынган инвестиция кереме тупланмаларның гомуми суммасына йогынты ясый, шуңа күрә фонд сайлаганда акчалар белән идарә итү шартларын гына түгел, аларны күчерү срокларын да исәпкә алу мөһим.
Иминиятләштерүчене ике ысул: күчү яки вакытыннан алда күчү турында гариза бирү юлы белән алыштырырга мөмкин. Беренче очракта акчалар яңа фондка биш еллык срок узгач тапшырыла. Мәсәлән, 2026 елда бирелгән гаризалар буенча күчү 2031 елда булачак. Вакытыннан алда күчү турында гариза биргән очракта, тупланма киләсе елда ук күчерелә, әмма бу очракта гражданин алдагы елларда алган инвестиция кеременең бер өлешен югалтырга мөмкин.
" Тупланмаларны күчерү турында гариза биргәнче, мөмкин булган финанс нәтиҗәләрен исәпкә алырга, гамәлдәге иминиятчедә тупланмаларны формалаштыруның чираттагы биш еллык чоры кайчан тәмамлануын тикшерергә кирәк. Вакытыннан алда күчүне рәсмиләштергәндә, мөрәҗәгать итүчегә бу турыда мәгълүмат бирелә», -- дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Нет комментариев