Халыкара Әниләр көне уңаеннан, без «Әнием янәшәсендә» дип исемләнгән зур онлайн-флешмоб игълан итәбез!
Әни — ул тормыш бүләк итүче, һәрвакыт җылы сүзе белән юатучы, безне дөньядагы иң зур мәхәббәт белән яратучы газиз кешебез. Аның янәшәсендә без һәрчак үзебезне бәхетле бала итеп хис итәбез.
Флешмобта ничек катнашырга?
• Безгә, 89393967641 номерына әниегез белән бергә төшкән фотоны яки җылы видеоны юллагыз;
• Фото (яки видео) белән бергә әниегезгә яраткан сүзләрегезне языгыз яисә аны бәйрәм белән котлагыз.
Кечкенә чактагы истәлекләр дә, бүгенге фотолар да кабул ителә.
Әйдәгез, социаль челтәрләрне әниләребезнең нурлы елмаюлары белән бизик!
Нет комментариев