Районыбызда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде
Район яңалыклары

Районыбызда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, район башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хәмидуллин район Эчке эшләр бүлеге коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр.

Җитәкчелек үз котлавында хокук тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәшү һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү юлында хезмәт итүчеләрнең фидакарьлеген аерым билгеләп үтте. Район халыкының тынычлыгы һәм кануннарның саклануы турыдан-туры полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына бәйле булуына басым ясалды.

Тантаналы чара барышында күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре, хезмәт бурычларын үрнәк алырлык дәрәҗәдә үтәгәннәре өчен бер төркем хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район Эчке эшләр бүлегенең барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез!

 


Нет комментариев