Татарстан онкологлары пациентны коткарган
В республике

Татарстан онкологлары пациентны коткарган

Татарстан онкологлары күләме нормадан ун тапкырга диярлек артык булган простата бизен алу буенча операция үткәргәннәр.

Вакыйга диспансеризация вакытында башлана: 70 яшьлек ир-атка ПСАга анализ билгелиләр. Күрсәткечләр борчулы булып чыга.  Биопсия  – простата бизенең яман шеше диагнозын раслый.

Профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында пациентка радикаль простатэктомия ясаганнар; патология үзенчәлекләре аркасында сидек куыгын реконструкцияләү дә кирәк булган.

 


Нет комментариев