Татарстанда пенсияләр арткан
В республике

Татарстанда пенсияләр арткан

Татарстанда иминият түләүләре 7,6 процентка, социаль түләүләр 6,8 процентка артты. Бу хакта республиканың Соцфонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итә.

Хәзер республикада уртача иминият картлык пенсиясенә 26,5 мең сум тәшкил итә. Бу узган ел ахырындагыга караганда диярлек 2 мең сумга күбрәк.

Искә төшерик, 2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк. Арттыру кышкы һәм язгы айларга планлаштырылган.

 


Нет комментариев