1 май -  «Йомырка жыю» бәйрәме дә
Район яңалыклары

1 май - «Йомырка жыю» бәйрәме дә

Фотоларда Олы Кибәхуҗа авылы балалары «Йомырка бәйрәме» ндә.

Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына игътибар артты, аларны халыкка кайтару буенча чаралар күрелә башлады. Ләкин соңгы елларда шунсы да күзгә ташлана- балалар йомырка түгел, кәнфит җыеп кайта, әлеге йола "кәнфит бәйрәме" нә әйләнеп бара диимме. Балалар хәзер элеккеге кебек җияү дә йөрми, ә әти - әниләр машина белән йөртә. Әйе - әйе, бар икән шундый авыллар да районда! Бөтенесе алай йөрми инде,  әлбәттә.   Рәхәтләнеп йөрисе бит инде бөтен авыл буйлап, тәпи -тәпи. Без бәләкәй вакытта яңгыр явып торса да, пычрак ера - ера йөри идек. Күңеллелеге дә шунда бит аның! Аннары бөтен авылны йөреп чыккач утырып ашый идек, йомыркаларны саный идек. Их, күңелле вакытлар!!

- Күңелле булды быел да, балалар да бик күп иде. Күрше авыллардан, Арчадан да килүчеләр бар иде, - диделәр Олы Кибәхуҗа авылында яшәүчеләр. 

Зөлфия Ибраһимова. 


Нет комментариев