100 мең сум күләмендә кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр
Район яңалыклары

100 мең сум күләмендә кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр

Бүген Казанның ИТ-паркында «Дай пять» кушымталар конкурсының республика проекты җиңүчеләрен котладылар.

 Республика буенча төзелгән 1000 кушымтадан эксперт комиссиясе иң яхшы 50 кушымтаны сайлап алды. Алар арасында 2 җиңүче-безнең Теләче урта мәктәбенең 10сыйныф укучылары: Пашин Вячеслав һәм Закизянова Нәргизә дә бар. Аларны бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин һәм ТР элемтә министры Айрат Хәйруллин котлады.  Укучылар 100 мең сум күләмендә кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Аларны конкурска информатика укытучысы Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы әзерләде! Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!


Нет комментариев