Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

12 нче март көнне «Локомотив» стадионында 55 нче юбилей Казан чаңгы ярышлары узды

Ел саен анда бөтен илдән 600 иң көчле чаңгычы катнаша.

Казан чаңгы марафоны 1968 елдан бирле ел саен уза. Хәзер ул илнең 30 дан артык чаңгы марафонын колачлаган Russialoppet халыкара хәрәкәте составына керә.

Әлеге чарада, 5 км ераклыкка шуу төре буенча, Теләче районы данын яклап, "А.Г.Фатхуллин" к/ф хуҗалыгы җитәкчесе Айназ Фатхуллин һәм юл идәрәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Сабиров катнашып, үз көчләрен сынап кайтты. 35-39 яшь аралыгында 1 урын алган Айназны чын күңелдән котлыйбыз! "Бу чарада икенче ел катнашам. Былтыр 2 урында калган идем", - ди Айназ үзе. Яңа җиңүләр сезгә, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев