Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

16 йөртүче автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен тоткарланган

Сезонлы эш вакытында (иртә яздан соң көзгә кадәр) авыл хуҗалыгы тармагында әледән-әле үзара тикшерүләр үткәрелеп тора. Республиканың аграр министрлыгы тарафыннан үткәрелүче үзара тикшерүләр барышында хезмәтне саклау, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү мәсьәләләре калку күтәрелә. Чөнки авыл хуҗалыгы тармагында да хезмәтне саклау, юл иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү һәм исереклек аркасында фаҗигалар булып кына тора.

Район дәүләт автоинспекцияcе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы шоферларны һәм тракторчыларны сезонлы кыр эшләре вакытында мөмкин кадәр сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

 Быелның дүрт аенда район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 16 йөртүче автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен тоткарланган.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев