Бу көн һәрберебезгә үзара хөрмәт, аңлашу, сабырлык һәм мәрхәмәтлелекнең никадәр мөһим булуын искәртә.
Кешеләрнең милләте, теле, дине, карашлары төрле булса да, безне уртак кыйммәтләр – тынычлык, дуслык һәм кешелеклелек берләштерә. Бер-беребезнең үзенчәлекләрен хөрмәт итеп, төрлелекне байлыгыбыз итеп кабул итик.
Йөрәкләребездә һәрвакыт миһербанлылык, күңелләребездә түземлелек, тормышыбызда татулык булсын!
Нет комментариев