Татарстаннан Луганск Халык Республикасына яшь үсентеләр озатылды
В республике

Татарстаннан Луганск Халык Республикасына яшь үсентеләр озатылды

Паркларны, скверларны һәм мәктәп ишегалларын яшелләндерү өчен Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 430дан артык агач һәм куак үсентесе җибәрелде.

Үсентеләрне Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары практик дәресләр вакытында үстергәннәр.

Дәүләт Советы депутатлары Руслан Шиһабетдинов һәм Фәнил Баһаветдинов «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең Татарстан бүлекчәсе әгъзалары белән берлектә  гуманитар йөкне озатуда катнаштылар. 

Гуманитар йөк «Тулпар» спорт комплексы территориясеннән озатылды. 

 

 

 


Нет комментариев