Казанда Ушкова йортының фасадларын, түбәсен, тәрәзәләрен һәм ишекләрен, шулай ук эчке ишегалдын төзекләндерергә планлаштыралар. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау проекты экспертизаның уңай бәяләмәсен алган.
Төзекләндерү эшләрен - «Югендхаус»ҖЧҖ эшлиячәк. Компанияне гамәлгә куючылар арасында — «Связьинвестнефтихим» һәм «Баумандагы Матбугат йорты» бар. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бинада якынча 15 номерлы биш йолдызлы кунакханә, ресторан һәм иҗтимагый киңлекләр ачарга планлаштыралар.
Нет комментариев