«Герой белән юл» Бөтенроссия проектына нәкъ менә Казанда старт бирелүе куандыра. Бу – ил төбәкләрендә теләктәшлек табачак перспективалы идея.
«Әлеге проектка нәкъ менә безнең республикада старт бирелүе куандыра. Махсус хәрби операция барышында меңләгән татарстанлы, көн саен ныклык, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, илебезнең иреген һәм бәйсезлеген яклый. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – чын геройлар», – дип белдерде ТР Рәисе.
Яшьләр, махсус операция ветераннары белән бергә төрле туристик маршрутлар буенча узып, герой булып тумауларын, ә геройга әверелүләрен күрә алачак, дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.
Нет комментариев