Татарстан вәкилләре – иҗтимагый штаб җитәкчесе Тимур Какохо һәм иҗтимагый штаб әгъзасы Динара Кыямова – Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узган Бөтенроссия күзәтүчеләр конгрессында катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Россиянең барлык төбәкләреннән 200дән артык иҗтимагый күзәтүчене берләштерде. Конгрессны Президент грантлары фонды ярдәмендә «Чиста сайлаулар өчен» корпусы, Бәйсез иҗтимагый мониторинг ассоциациясе һәм РФ Иҗтимагый палатасы оештырды.
Конгресс барышында чарада катнашучылар узган сайлау кампанияләренә йомгак ясады, күзәтүне оештыру алымнарын чагыштырды һәм иҗтимагый контроль институтын алга таба ничек үстерү турында фикер алышты. Эш пленар утырышлар һәм тематик эшче төркемнәр форматында оештырылды. Аларның бер өлеше күзәтү сыйфаты стандартына һәм иҗтимагый күзәтүнең медиа белән хезмәттәшлегенә багышланган иде.
Нет комментариев