«Ел укытучысы -2027» бәйгесендә көч сынаштылар
Район яңалыклары

«Ел укытучысы -2027» бәйгесендә көч сынаштылар

Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Ел укытучысы -2027» Бөтенроссия конкурсының финалы узды.

Укытучыларга ике конкурс сынавы үтәргә туры килде: «Мастер-класс» һәм «Педагогик интервью». Бәйгедә барлыгы 9 педагог катнашты. "Ел укытучысы" номинациясендә Теләче урта мәктәбенең математика укытучысы Хәмидуллина Румия Зөфәр кызы җиңүче булды; "Педагогик дебют" номинациясендә: Шәтке урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гыйләҗева Илүсә Илсур кызы һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә
Үзәк урта мәктәбеннән Галимова Фәния Гаптелбарый кызы җиңү яуладылар.

Муниципаль этапта җиңүчеләр февраль аенда Бөтенроссия конкурсының зона турында катнашачаклар.


Нет комментариев