Республикакүләм архив бәйгесендә бүләкләнде
Район яңалыклары

Республикакүләм архив бәйгесендә бүләкләнде

15 ноябрьдә Казанда Татарстан архив хезмәтенең 108 еллыгына багышланган республика бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның җиңүчеләре арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина да бар.

Ул Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты оештырган ике конкурста берьюлы катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте:
• «Гаилә архивын тапшыр» конкурсында I урын;
• «Минем нәсел шәҗәрәм» конкурсында II урын.

Лаеклы бүләкләрен алу өчен Зөһрә Казанга рәсми рәвештә чакырылды. Бүләкләү тантанасы алдыннан җиңүчеләр һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт архивына кызыклы экскурсия оештырылды. Аннары кунакларны махсус транспорт белән «Созвездие-Йолдызлык» театрына алып килделәр. Анда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Зөһрәгә җиңүче Дипломнары, акча сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Талантлы укучыбызның уңышлары белән чиксез горурланабыз, аны бу конкурска әзерләгән педагогларга һәм Зөһрәнең әти-әнисенә олы рәхмәтләребезне белдерәбез!


Нет комментариев