Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

17 май - СПИД корбаннарын искә алу көне

17 май - СПИД корбаннарын искә алу көне. Әлеге көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән ел саен майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан без Теләче үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айгөл Нәкыйп кызы Гайнетдинова белән сөйләштек.

- Айгөл Накиповна, СПИД корбаннарын искә алу көне быел  17 майга туры килә. ВИЧ турында тулырак аңлатып узсагыз иде.

- Әйе, бу көн — авыруга дучар булганнарны искә төшерү һәм ВИЧ инфекциясенә каршы көрәштә көчләрне берләштерергә чакыру көне. Бу көнне кызыл тасма тагу гадәткә кергән – бу СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы һәм ВИЧ белән яшәүче кешеләр белән бердәмлек билгесе. ВИЧ (кеше иммунодефициты вирусы) — иммун системасын зарарлаучы хроник авыру. Дәвалау булмаганда, ул организмның инфекцияләргә каршы тору сәләтен югалта торган стадиясе булган, йогышлы иммунодефицит синдромына (СПИД) китерә. Бүген медицина алга китте: антиретровирус терапиясе (АРТ) аркасында ВИЧ инфекциясе хөкем булудан туктады һәм контрольгә алына торган хроник авырулар төркеменә күчте.2025 ел мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда якынча 40 миллион кеше ВИЧ белән яши, ә эпидемия башланганнан бирле (1980-нче еллардан) ВИЧ белән бәйле авырулардан 40 миллионнан артык кеше үлгән.

- Теләчедә вәзгыять ниндиерәк икән?

- Кызганычка каршы, 2025 елда  Теләче районында  ВИЧ-инфекция очракларының  артуын теркәдек: күрсәткеч югарырак. ВИЧ белән һәркем зарарланырга мөмкин.

- Ни өчен үз ВИЧ-статусыңны белү мөһим?

- Инфекцияне иртә ачыклау – беренче һәм иң мөһим адым. Бу сезнең сәламәтлегегезне саклауны, якыннарыгызны яклауны; чирнең алга таба таралуын булдырмауны тәэмин итә.

- ВИЧка ирекле тест үтеп буламы районда?

- Әлбәттә. Бу процедура тиз һәм аноним. Аны безнең районның медицина учреждениеләрендә үтәргә мөмкин. Бу бигрәк тә 25тән 50 яшькә кадәрге кешеләргә киңәш ителә.

- ВИЧ турында  мөһим фактларны да әйтеп узсагыз иде.

- ВИЧ таралу юллары кан, сперма, вагиналь бүлендекләр, балага анадан имезү сөте аша мөмкин.

- Симптомнары бармы?

- Йоктырганнан соң беренче симптомнар барлыкка килгәнче берничә атнадан берничә айга кадәр вакыт узарга мөмкин, алар еш кына гриппка охшаш - тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, лимфа төеннәренең зураюы. Шулай да, авыру озак вакыт симптомсыз да  узарга мөмкин, шуңа күрә даими тест үтү мөһим. Хәзерге медицина антиретровирус терапиясен (АРТ) тәкъдим итә, ул вирусның репродукциясен тоткарлый, тормыш сыйфатын сакларга һәм инфекцияне башкаларга күчү куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Дәвалауны үз вакытында башлап җибәрсәң, ВИЧ белән авыручылар тулы канлы тормыш алып бара - эшли, укый, гаилә кора һәм сәламәт балалар тудыра ала.

- Профилактика нинди икән?

- Төп чаралар – презервативлар куллану, шприцларны уртак кулланудан баш тарту, бала планлаштырганда ВИЧка тест үтү һәм куркыныч төркемнәрдәге кешеләрнең даими тикшеренүе. Вирус кул кысышу, кочаклау, үбү, гомуми савыт-саба, су, бөҗәкләр яки йөткерү аша йога алмый. Исегездә тотыгыз: профилактика – ВИЧ таралуын туктатуның иң яхшы юлы. ВИЧ белән көрәш — медицина бурычы гына түгел, ә социаль мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев