3 февраль - хатын-кыз табиблар көне!
Район яңалыклары

3 февраль - хатын-кыз табиблар көне!

Әлеге бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле хатын-кыз табибәләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олугъ хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр — безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек,  иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез!  Барыбыз да исән-сау булыйк!


Нет комментариев