4 октябрьдә халыкка хәбәр бирү системалары тикшереләчәк
Тыныч булыгыз: тавыш сигналлары хәбәр бирү системаларының эшен тикшерү өчен генә бирелә.
Бу көнне сиреналар яңгыраячак һәм тавыш көчәйткечләр аша “Внимание всем!” дигән сүзләр ишетеләчәк.
Боларның барысы да төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге хәбәр бирү системаларының ни дәрәҗәдә көйле эшләвен тикшерү өчен башкарыла.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124224/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев