Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

5 декабрь - Волонтёрлар көне

Сезне илебезнең бәйрәмнәр календарендагы мөһим дата – Волонтёрлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тәкъдиме белән әле күптән түгел генә билгеләнгән бу бәйрәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә эшләүче кешеләрнең эчкерсез, игелекле хезмәтен олылауга юнәлтелгән. Республика волонтерлары бүген ихтыяри хәрәкәт традицияләрен лаеклы дәвам итә. Зур мәдәни-спорт ярышларын, җәмәгать форумнарын уздыруны алардан башка күз алдына да китереп булмый. Ветераннарга, инвалидларга, авыруларга, ятимнәр йортларында яшәүче балаларга һәм җан җылысына мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүче волонтерларның хезмәте бигрәк тә әһәмиятле булуын аерып әйтергә кирәк.  Җәмгыятьтә волонтерларның эшчәнлеге югары бәяләнә, алар чордан-чорга, буыннан-буынга тупланган олы тәҗрибә варислары буларак кабул ителә.

Кадерле дуслар! Татарстанда ихтыяри хәрәкәттә катнашучыларны һәм күңелендә шәфкать-мәрхәмәт саклаучы һәркемне ихлас йөрәктән бәйрәм белән котлап, барыгызга да бердәмлек, үз көчеңә ышану, бөек Ватаныбыз һәм туган республикабыз үсеше-алгарышына этәргеч бирердәй иҗади яңа идеяләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев