8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан
Кичә, «Киләчәк» яшьләр үзәгенең ял паркында, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, арт - терапия элементлары белән бик матур чара булып узды.
-Рәсем ясый белмим бит, дип уйлап, куркып кына тотынган идем, була икән бит, бу һөнәремне үзем дә белми йөргәнмен. Талгын гына көй астында, кошлар сайравын тыңлап, рәсем ясап утыруы бик рәхәт икән ләбаса, белми дә йөргәнбез, ял иттек, тынычланып калдык, - дип таралышты чарага килүчеләр, яшьләр үзәге хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев