Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

80 яшьлек әбиләр дә гөмбәдә

Яңгырлар яудымы – урманда, агачлар арасында берәмтекләп гөмбәләр күренә башлый. Быелгы көз ае гөмбәгә аеруча мул булды.

Бездә халык өч атна рәттән гөмбә җыйды. Теләченең полигон янындагы наратлыкка кайлардан гына килмәделәр. Юл кырыендагы машиналарның санына тиз генә чыгармын димә. Гөмбә җыючыларга кызыгып атна узды. Шимбә көнне иртәнге җиденче яртыда мин дә кузгалдым. Бер кеше дә булмас, мин беренчеләрдән булырмын дигән уйлар акланмады. Машиналар тезелгән, яңа килүчеләр чиләкләрен кочаклап кызу-кызу атлап наратлык эченә кереп югалалар. Яшьләр генә түгел, 80 яшьлек әбиләр дә гөмбәгә килгән. Кайдан килдегез дигән сорауга әби: Саба районыннан балам, берәү маҗара эзләп Әстерханга барган диләр, шушы була инде”, - дип алга атлавын дәвам итте. Балтач, Кукмара, Арча, Питрәч, Саба һәм дә үзебез район халкы баш та күтәрми гөмбә җыйды. Һәр агач төбе саен кеше иде дисәң дә ялгыш булмас. “Көн саен киләбез. Беренче атналарында бер урыннан утырып кына җыйдык. Кышка әзерләп куябыз, сатабыз. Шунлыктан яңгырмы, салкынмы киләбез”, - диде өлкән яшьтәге ханым...

Эльмира Котдусова.

Бу хакта тулырак район газетасының 21 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев