Яңа сезонда - тәүге ярыш
442
0
26 декабрь көнне, кичке сәгатьләрдә Теләче чаңгы базасында якты, җылы хатирәләр белән генә тарихка күчә баручы Гаилә елы һәм яңа чаңгы сезонын ачу уңаннан чаңгы спортын сөюче гаиләләр һәм райондашларыбыз арасында чаңгы ярышы үткәрелде.
Тәүге ярышта барлыгы җыелма алты гаилә командасы көч сынашты. Киеренке һәм мавыктыргыч ярышта беренче урынны составын аталы-уллы һәм кызлы Илнур, Нәфисә, Илсур Галимовлар, Марсель Сабиров тәшкил иткән команда җиңү яулады. Икенче урынга Рафил Хәкимов, Әнәс Бәшәров, Азамат Насыйбуллин, Инсаф Хазетдиновтан торган команда лаек булды. Өченче урынга Теләчедән әтиле-кызлы Фәдилә, Зәринә, Сәйдә һәм Айназ Фатхуллинннар чыкты. Дүртенче һәм бишенче урыннарны Теләчедән Рәсип Гатиятов, Гөлнара Мәүләвиева, Рөстәм Гобәйдуллин һәм Камилә Кадыйрова составындагы команда белән шулай ук Теләче авылы вәкилләре - Илнур, Инсаф, Ислам Низамовлар белән Айгөл Әмирова бүлеште. Алтынчы урында - Иске Җөри авылыннан килгән Бәдриевлар командасы.
Җиңүче командаларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин тәбрикләде. Аларга Диплом белән медальләр, Кыш бабай белән Кар кызыннан Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Ярышта катнашучылар чарадан бик канәгать калдылар. Ярыш булудан битәр, ул үзеңә яхшы кәеф бүләк итү, сәламәтлекне ныгыту, башкалар белән дустанә аралашу чарасы да иде.
Шулай итеп, кичә районда чаңгы спорты ярышларына старт бирелде. Нибары өч ай гына дәвам итәчәк кышкы айларда чаңгыда актив шуып, әлеге спорт төре белән актив шөгыльләнеп, кышкы табигать белән күбрәк хозурланып калыйк. Спорт - сәламәтлек нигезе.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев