Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ә безнең ишегалдында” республика бәйгесендә Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Гариповлар гаиләсе катнашачак

Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» агентлыгы ишегалдын иң яхшы бизәү буенча «Ә безнең ишегалдында...» бәйгесен башлап җибәрде. Тавыш бирү 23-29 гыйнвар көннәрендә «Татар-информ» сайты һәм Telegram-каналында узачак. Нәтиҗәләр 31 гыйнварда игълан ителер дип көтелә. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче булып, аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.

“Ә безнең ишегалдында” республика бәйгесендә Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан  Гариповлар гаиләсе катнаша.  Әлеге гаиләдән Сәрия Харис кызы 44  елдан елдан артык  авыл клубы җитәкли. Алар менә шулай итеп, ел саен, өй каршыларында гына урнашкан авыл клубын гаиләләре белән җыйнаулашып,  Яңа ел алдыннан матурлап куялар. Әлеге матурлыкны алар бер ай буе  ясаганнар.

-  10 елдан артык  шулай сыннар ясыйбыз. Кичке якта радио кушып куябыз, матур көйләр яңгырап тора. Район бәйгеләрендә гел катнашып, призлы урыннар алабыз әлеге бизәлеш белән.  Бик матур килеп чыкты быел да. 55 сын ясадык. Ел саен матуррак итәсе килә. Милли мәдәниятләр елы булгач, Кар кызын татар кызы итеп ясадык, калфагы да бар. Сыннарны бизәү өчен 100 м гирлянда,  7 пачка краска китте - өч кат буыйбыз аларны.  Әле ярый кар күп быел, каяндыр ташып азапланасы юк. Суны санамадык инде ничә чиләк киткәнен. Ике кеше ясадык шушыларны, бер ялгансыз, - диде клуб мөдире Сәрия Харисовна.

 

 

#аунасводвореТИ  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев