Административ өч эш каралды
19 сентябрь көнне Теләче җәмәгать судында Россия Федерациясе административ хокуклар бозу кодексының 12.26 һәм 12.8 статьясенең 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән өч административ эш каралган.
Машина йөртүче Субаш авылыннан Егоров Анатолий Георгиевич (1964 елгы), Сауш авылыннан Зәйнуллин Илнар Илфат улы (1993 елгы), Баландыш авылыннан Гайнутдинов Расих Тахир улы (1989 елгы), алар суд барышында катнашмаганнар, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штрафка тартылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев