Агач утырту – изге гамәл!
Әйләнә - тирәдә күпме генә агач булмасын, күңелне күтәрә торган яшеллек беркайчан да артык булмый. Бөтен тирә-якның көзен яшелләндерү эшендә Баландыш авыл җирлеге дә читтә калмады.
Алар үзләре яшәгән авылларны яз аенда гына түгел, көз фасылында да агачлар утыртып бизи. Бу юлы баландышлылар район күләмендә үткәрелгән "Иң төзек авыл җирлеге" номинациясендә җиңү яулаганлыктан, Ленин урман хуҗалыгы биргән агачларны утырттылар. Күп тә үтмәс алар Баландыш ял паркын бизәр. Әлеге изге эштә Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә төбәктә урнашкан оешмада эшләүчеләр теләп катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев