Аяз көннәрнең кадерен белеп яшик
Район яңалыклары

Аяз көннәрнең кадерен белеп яшик

Бүген, ягьни 25 июль көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов , район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән «Алан», «Таң», «Игенче» һәм «Август- Теләче» ширкәтләре басуларында булып, урып - җыю эшләренең барышы белән таныштылар.

Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре , белгечләре һәм игенче - механизаторлары белән очрашу вакытында:

- Аяз көннәрнең кадерен белеп, мөмкин кадәр күбрәк эшләп калыйк! Ел - елга охшап килми. Узган елгыдай коры көннәрне көтеп эшләмик, - дип белдерде. 


 Фәнил Гаязов.


Нет комментариев