Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акча керемен сөт күләме билгели

Бүген, ягъни, 16 октябрь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан агымдагы елның сентябрь аенда терлекчелек тармагында куелган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре  һәм инженерлар чакырулы иде.

 Киңәшмәдә тәгаенләнгән тема буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең нәсел эше буенча җаваплы белгече Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады.

Чыгышлардан күренгәчә, сөт җитештерүдә сентябрь ае күрсәткечләрендә алга китеш булган. Әмма камиллекнең чиге юк дигән бөек испан рәссамы Сальвадор Дали. Иң берече чиратта, республика күрсәткече белән тигезләшү, аннары, ут күршеләребез Саба, Кукмара, Әтнә районнары терлекчәләре кебек матур итеп эшләргә омтылу зарур. Хуҗалыкларның төп акча керемен, яшәү рәвешен әле дә булса җитештерелгән сөт күләме һәм сыйфаты билгели бит. 

Шулай ук киңәшмәдә Россельхознадзор”ның дәүләт инспекторы Рөстәм Шәрәфетдинов та чыгыш ясады. Ул  Россия Хөкүмәте тарафыннан 2022 елның 14 июлендә кабул ителгән 248 - ФЗ номерлы Федераль, закон ягъни киләчәктә терлекчелек калдыклары белән эшләү тәртипләре турында сөйләде. Бик актуаль тема. Закон бөтенләе белән гамәлгә кергәч, хаталы яки кыңгыр гамәлләре өчен берәү дә: “Белмәдек”, -  дип аклана алмаячак. Әлбәттә, моның законнарны өйрәнү һәм эштә дөрес куллана белү шарт.

Сентябрьдә терлекчелектә куелган хезмәт нәтиҗәләре  буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән ярышта беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте терлекчеләре чыкты. Мактаулы күчмә приз - Ат сыны белән Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка, җылы юрганнар, шулай ук Рәхмәт хатлары ширкәт терлекчеләренә тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, август аеның җиңүчесе -”Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев