Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акция дәвам итә

«Солдатка ярдәм» проекты кысаларында мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән, район һәм авыл кибетләренә кәрҗиннәр урнаштырылган иде. Әлеге акция дәвам итә.

Һәр кеше зур суммада ярдәм итә дә алмаса да, теләгән һәркем салфетка, порошок, шампунь, носки, футболка, треко, стелькалар, табак- савыт юа торган бальзам, консерва, тиз пешә торган боткалар һәм башка кирәк- яраклар сатып алып безнең яклаучыларга тапшырылачак тартмага сала ала.
Шулай ук,Теләче авыл җирлеге бинасына хәрби операциядә катнашучы егетләргә кирәк булган - саморез, кадак, көрәк, нажовка, балта, чүкеч, фонарь, батарейкалар һәм башка төрле стройматериалларны да китерергә мөмкин булачак. Җыелган кирәк-яракларны 11 март көнне газель машинасына төяп илтергә планлаштыралар.

Әлеге проектка кушылучы райондашларыбыз күп булыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев