Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Актив ял итик!

Яңа ел бәйрәме көннәрендә районда үткәреләчәк массакүләм физкультура һәм спорт чаралары графигы.

31 декабрь көнне Теләченең үзәк ял паркында Үзәк Чыршы янында 20.00 - 23.00 сәгатьләрдә яшьләр өчен күңел ачу чарасы узачак.

3 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында шахмат буенча Яңа ел турниры узачак. Турнирда төрле яшьтәге райондашларыбыз катнаша ала. Ярыш 10.00 сәгатьтә башлана.

5 гыйнвар көнне “Дулкын” бассейнында  өлкәннәр һәм балалар арасында йөзү ярышлары узачак. (Эстафета 4х100м). Ярышлаар балаларныкы 10.00 сәгатьтә, өлкәннәрнеке 13.00 сәгатьтә башлана.

6 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында  “Теләче волейбол лигасы” уеннары кысаларында  ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башланачак.

7 гыйнварда “Теләче - Арена” Боз сараенда “Теләче хоккей лигасы” уеннары кысаларында ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча Яңа ел турниры узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

7 гыйнвар көнне ДОСААФ оешмасы янәшәсендәге картодромда яшь кртингчылар арасында традицион районара картинг ярышлары үткәреләчәк. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

8 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында төрле яшьтәге райондашларыбыз арасында бадминтон буенча ярышлар узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Хөрмәтле райондашлар!  Яңа ел бәйрәме көннәрендә районда үткәреләчәк массакүләм физкультура һәм спорт чараларында актив катнашыйк, күңелле ял итик. Физкультура һәм спорт - сәламәтлек чыганагы икәнен онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев