Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдана күрмәгез!

Бүген ялган ысул белән акча эшләүнең нинди генә ысулы юк. Кырыкалдарлар көн дә дистәләгән татарстанлыны, шул исәптән райондашларыбызны да алдый, кармакка өлкәннәр белән бергә урта яшьтәге кешеләр дә, аерым оешмалар да эләгә.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлекчәсе хезмәткәрләре белдергәнчә, күпчелек Интернет битләрендә урнаштырылган белдерүләр, сылтамалар, клон-битләр аша алдана. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре банк карталары белән эш иткәндә бигрәк тә сак булырга өнди. Бу очракта беркайчан да, беркемгә дә  банк карталарыгызның номерларын әймәвегез сорала. Пин-кодны үзегез генә белегез. Бу хакта банк хезмәткәрләре дә  сорарга тиеш түгел. Товар сатып алганда да  сатучының үзе белән очрашканнан соң гына акчагызны түләгез. Әгәр дә сезне алдаганнар икән, тизрәк 2-00-02 шалтыратып хәбәр итегез. 

Хөрмәтле райондашлар! Кырыкалдарларның төрле смс-хәбәрләренә, төрле игъланнарга алданып, хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез.

Фәнил Ниъмәтҗанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев