Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Әле дә син бар, җан-ярым

Бүгенгә, ягъни 2026 елның 26 июненә (елның алтынчы аена!) никахларын рәсмиләштерү өчен район загс бүлегенә 11 пар гариза биргән. Безгә шул парларның берсе - Салават Бәдретдинов (Үзәк бистәсе егете) белән Дилә Фатыйхованың (Ямбулат авылы кызы) никахларын теркәү шатлыгы белән уртаклашырга һәм фоторәсемгә төшереп алырга насыйп булды.

Яшь парларга никахларын рәсмиләштерү турындагы таныклыкны район загс бүлеге мөдире Әнисә Хатыйп кызы Тимерханова тапшырды һәм матур теләкләрен җиткерде.

Моннан тыш, Салават белән Дилә Яшьләр көне һәм Теләче районының яңадан торгызылуга 35 ел тулу уңаеннан истәлек бүләгенә дә ия булдылар.  Азактан, яшьләр  күркәм традиция буенча бүген Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга изге теләкләр язылган сәламләү открыткасын да имзаладылар. 

Салават Казан Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе белән Казан авиация институын тәмамласа, Дилә Казан медицина көллиятендә фармацевт һөнәрен үзләштергән. Хәзер Салават администратор буларак танылган сәхнә йолдызлары белән хезмәттәшлек итсә (бүген ул җырчы Илнар Сәйфиевның администраторы), Дилә Казан аптекаларының берсендә фармацевт булып эшли. Интернет челтәре аша танышкан егет - белән кыз җиде елга якын очрашып йөргәннәр. “Нигә нәкъ менә 2026 елның 26 июнендә, алтынчы аенда язылышырга булдыгыз?” -  дигән соравымны алар бертавыштан: “Датасы матур, күренекле! - дип җавапладылар. 

Шунысы игътибарга лаек, алга таба Дилә ире Салаватның  фамилиясен алачак. Әнисә Хатыйп кызы Тимер билгеләп узганча,  хәзер район загс бүлегенә язылышырга килгән кызларның күбесе үзенең кыз фамилиясен саклап калырга тырыша икән.

Бүген, ягъни 2026 елның 26 июнендә (елның алтынчы аенда!)  никазларын рәсмиләштерергә теләүчеләрнең дүрт пары - Казан шәһәреннән, ике пар - Теләче районыннан, бер пар - Арчадан, бер пар -  Әлмәт районы белән Башкортстан Республикасыннан, ике пар -  Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән, бер пар  - Дагыстан Республикасы белән Азнакай районыннан, бер пар - Питрәчтән. Август аенда - дүрт пар, сентябрьдә - бер пар чәчләрен чәчкә бәйләргә җыена. Июньдә - унбиш, май аенда дүрт пар өйләнешергә гариза биргән булган.

Табигатьтә май ае хакимлек итмәсә дә, әлеге юлларны язганда күңелгә Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов башкаруындагы “Ак майларда - ак вәгъдәләр” җыры (Рамил Чурагулов сүзләре, Роберт Тимербаев музыкасы) килеп керде. Мөгаен, темасы, күңелгә ятышлы көе тартып китерәдер.

Ак майларда - ак вәгъдәләр,

Бирешкән идек, җаным.

Яратучы, кичерүче,

Әле дә син бар, җан - ярым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев