Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлеге күркәм гадәт традициягә әйләнер дигән ышаныч бар

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аеның икенче ункөнлеге башланды.

 Кичә, 3 апрель көнне Олы Тиләҗе авылында да ифтар мәҗлесе үткәрелде. 70кә якын авыл халкы катнашкан мәҗлескә Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тә чакырулы иде. Ул иң элек авыл мәчетендә Рамазан ае, Уразаның хикмәте хакында үтемле вәгазь сөйләде. Ахшам намазы укыганнан соң, авылдашлар Олы Тиләҗе авыл клубында әзерләнгән сый-нигъмәттән авыз итте. Әлеге ифтар мәҗлесе үткәрүне башлап йөрүчеләргә, оештыручыларга, саваплы эшкә үз өлешен кертүчеләрнең һәркайсына Аллаһы Тәгалә үзе әҗер-савапларын бирсен. Киләчәктә мондый күркәм гадәт традициягә әйләнер дигән ышаныч бар.

Алинә Шәмәрданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев