Алга таба да уңышлар телибез!
14 июнь көнне Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Теләче төп мәктәбе укучысы Гыйльмиев Илмир(җитәкчесе – Гатиятов Р.Р.) терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышларында катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча Илмир 4 урынны алды. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев