Алганчы, документын сора!
Соңгы вакытта Башкортстаннан, Оренбургтан - атлар, Киров өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан - бозаулар алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләр ешайды. Алар район халкын терлек белән тәэмин итеп игелекле эш башкарсалар да, ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очраклары да булгалап тора.
Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, сатып алынган терлекнең 1 ветеринария белешмәсендә аңа нинди прививкалар ясалганлыгы күрсәтелергә тиеш. Өченчедән, терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтчелегендә карантинда тотарга бурычлы. Шушы вакыт эчендә бернинди чир табылмаган очракта, терлеккә 4 ветеринария белешмәсе бирелә һәм сатарга яраклы дип табыла. Безнең кайбер эшмәкәрләр алып кайткан көнне үк сатып җибәрәләр. Читтән кайткан терлек ике-өч атнадан соң авырый башлый, тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, туберкулез, себер түләмәсе, бруцеллез, лептоспироз кебек куркыныч йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Хөрмәтле райондашлар! Әлегедәй күңелсез хәлләргә тарымас өчен мал-туарның барлык документларын сатып алганда ук тикшерегез.
Илгизәр Гарипов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев