Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Андрей Браниште: «Ничек каласың...»

Ил тынычлыгын сакларга контракт төзеп китүчеләр арта бара. Алар арасында Теләче районының да батыр егетләре бар.

Шундыйларның берсе Андрей Браниште. Ул үзенең һөнәрен дә нәкъ менә туган илгә хезмәт итү белән бәйләгән була. Казан артиллерия училищесын тәмамлый. Булачак тормыш иптәше Гөлназны туып үскән җирлегендә очрата. Ике ел очрашып йөргәннән соң яшьләр тормыш кора. Хәрби юлны сайлаган Андрейны Амур өлкәсенә командировкага җибәрәләр. Алты ел ул биредә хезмәттә була. Соңыннан Амур өлкәсенең Екатеринославка, аннары Самара өлкәсенең Рощинский шәһәр тибындагы поселокта яшиләр. Ул Таджикстанда командировкада булганда, илдә махсус хәрби операция игълан ителә. Аны беренче көненнән Украинага җибәрәләр.

Андрей моны дөрес аңлап, кабул итеп җыенып чыгып китә. “Мине кечкенәдән шулай тәрбияләделәр: ир-ат үз гаиләсенә, иленә, Ватанына тугры булырга тиеш”, – дигән ул тормыш юлдашына. Хатыны өч баласы белән көн дә аннан шалтырату көтә. “Элек кыенрак иде, хәзер телеграмм аша аралашабыз. Ике айга гына ялга кайта, балалар бик сагынып көтә. Кыен безгә дә аннан башка, нишлисең түзәбез, тырышабыз. Без монда хәрби шәһәрчектә яшибез. Балаларны мәктәпкә илтәм. Олысына 9 яшь, кечкенәсенә, әле бер генә яшь. Яшәргә квартира бирделәр, иремнең эшеннән. Зарланмыйм, тизрәк тынычлык урнашсын.

Май аенда Андрей бик нык яралана, битендә яра эзләре, бер күзен югалта. 4 ай госпитальдә дәваланганнан соң янә ул, хезмәткә ашыга. Без тыныч яшәсен өчен, кабат үз хезмәтенә тотына. Менә шундый бүгенге көн геройлары булганда безнең көннәребез тыныч уза. “Анда минем иптәшләрем бар, аларны калдыра алмыйм”, - ди офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыбыз. ЗарХөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! ланмый, хезмәт итү өчен шартлары начар түгел дип гаиләсен дә тынычландыра. Тормыш юлдашының нинди юлдан киткәнен белеп, тормышын аның белән бәйләгән Гөлназ ханым Андрейга һәрчак терәк булырга тырыша. Хәрби шәһәрчектә аны көтеп торуы, әлегә Казанга кайтмавы да күп нәрсә хакында сөйли. Чын мәхәббәт авыр чакта сынала дип юкка әйтмәгәннәр.

Тиз арада илдә тынычлык урнашып Андрей Васильевич туган ягына, исән-сау әйләнеп кайтсын дип телибез. Гомумән, тиз арада тынычлык урнашып, безнең тынычлыкны саклаучылар якыннары янына әйләнеп кайтса иде. Сабыйлар әтиәниләренең җылы кочакларында үссә иде.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев