Арча филиалы АҖ «ТАТАВТОДОР» Теләче юл төзәтү участогында техник тикшерү узды
Агымдагы елның 21 апрелендә Арча филиалы «ТАТАВТОДОР» АҖ Теләче участогында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник тикшерү узды.
Карауга 11 берәмлек техника куелган иде. Һәр техниканы - техник торышын, тышкы яктылык приборларының төзеклеген һәм аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булувы тикшерелде. Ә механизаторларның тракторчы-машинист таныклыгында тиешле категорияләре булувы һәм төяү машинасында эшләү өчен рөхсәт бирелүве тикшерелде. Аннары аларга ышанып тапшырылган техниканы имин эксплуатацияләү буенча механизаторлар белән профилактик әңгәмә узды. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев