А.С. Пушкинның тууына 226 ел тулу уңаеннан
Теләче җирлекара китапханәсендә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 226 ел тулу уңаеннан «Строкою Пушкина воспеты» исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, шулай ук рус теле укытучылары һәм укучылар катнашты.
Әдәби сәгать барышында Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч презентация күрсәтелде. Катнашучылар аның шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укып, шигърият дөньясына чумдылар. Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Е.Я. чыгышы аеруча игътибарны җәлеп итте, ул Пушкин иҗатының рус әдәбияты өчен әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты. Моннан тыш, китапханәдә А.С. Пушкинның тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев