Әтиегезне социаль челтәрдә бәйрәм белән котларга җайлы ысул тәкъдим итәбез!
Район яңалыклары

Әтиегезне социаль челтәрдә бәйрәм белән котларга җайлы ысул тәкъдим итәбез!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Теләче информ” мәгьлүмат үзәге балалар арасында “Әтием – гаилә терәге” дигән темага иҗади бәйге игълан итә.

Кызлар-малайлар, Сездән Әтиегез белән ял вакытында бергә төшкән фотогызны һәм әтиләрегезнең үрнәк яклары, мавыгулары, уртак яраткан шөгыльләрегез турында язмалар көтәбез.

Язмаларны 21 февральгә кадәр tulinf@rambler.ru электрон адресына җибәрергә яки редакциягә (Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт) китерергә кирәк. Ахырдан иң кызыклы дип табылган иҗади эшләрне бүләкләп тә китәрбез.

#әтиемгаиләтерәгебәйгетеләче


Нет комментариев