«Әтием -гаилә терәге» фотоконкурсы
Район яңалыклары

«Әтием -гаилә терәге» фотоконкурсы

Әтиегезне социаль челтәрдә бәйрәм белән котлыйсыгыз киләме - бик җайлы ысул тәкъдим итәбез!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Теләче информ” мәгьлүмат үзәге балалар арасында “Әтием – гаилә терәге” дигән  бәйге игълан итә. Кызлар-малайлар, Сездән Әтиегез белән ял вакытында бергә төшкән фотогызны  көтәбез! Әтиләрегезнең үрнәк яклары, мавыгулары, уртак яраткан шөгыльләрегез турында да язарга онытмагыз!

Язмаларны 21 февральгә кадәр  89393967641 ватсап номерына яисә tulinf@rambler.ru электрон адресына юлларга кирәк.

#әтиемгаиләтерәгебәйгетеләче


Нет комментариев