Атлар җилдерә
Ат ярышлары башланачагын ишетү белән яше карты, олысыкечесе ат ярышларын карарга юл алды. Биредә алма төшәрлек тә урын калмады дисәң бер дә ялгыш булмас. Ат ярышлары уза торган урынның уңайлы булуы да халыкны җәлеп итә.
Менә хөкемдарлар ат ярышлары башланып китүен хәбәр итте. Атлар алга ыргылды. Башта алар бер рәттән барсалар, икенче әйләнештә аларның өлгерләре алга чыкты. Бәйгене күзәтеп торучылар үзләре чыгып чабардай булып, атларга көч-куәт биреп торды. Түбәтәйле бабайлар, ак яулыклы әбиләр: “Исән-сау гына килеп җитә күрсеннәр, бигрәк каты чабалар”, - дип борчылып торды. 2400 метр арага чабышкан чиста токымлы атлар арасында беренчелекне Мария Ксенофонтова шәхси хуҗалыгыннан Дмитрий Терентьев үз кулыннан ычкындырмады. “Чулпан” ширкәтеннән Анна Макаровага, “Агролак” ширкәтеннән Искәндәр Хамидуллинга тиңнәр табылмады. Авыл атлары ярышын халык аеруча яратып карады. Әлеге төр атлар ярышлар өчен генә асралмый. Алар авыл халкына ел әйләнәсендә хезмәт итәләр. Менә авыл атларына кузгалырга старт бирүче хөкемдар кызыл флагын төшерде. Атлар ефәк ялларын җилфердәтеп алга очты. Беренче әйләнештә әле чын лидерларны ачыклау мөмкин түгел иде. Трибуналар яныннан җилдәй җитез атлар очты гына. Ә инде икенче әйләнештә “Чулпан” ширкәтеннән Илназ Шакирҗанов иярләгән ат финишка беренче булып килде. Икенче - Әхмәтова Г.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгыннан Тәлгать Шәймәрданов, өченче - Рифнур Тимербаев (Үзәк авыл җирлеге) атлары. Токымлы татар атлары ярышында биш аргамак узышты. Болар табигате белән чабыш атлары түгел. Алар да 1200 метрны узды. Әлеге узышта Сәгыйть Гыйниятуллин нәселчелек ширкәтеннән Фирзәр Гыйниятуллин чапкан Барс РТ һәм “Таң” ширкәтеннән Алтын РТ кушаматлы ат Николай Ухвановка җиңү китерде. Низамов М.Х. крестьянАтлар җилдерә… фермер хуҗалыгыннан Парьма РТ кушамлы ат белән Евгений Алексеев яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу көнне Теләче сабантуенда юртаклар да узышты. Әлеге бәйгедә беренче урынны Гамбит Лок кушаматлы ат белән Илдар Маннанов, икенче урынны Әхмәтова Г.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгыннан Гарлем кушаматлы ат белән Камил Хамидуллин, өченче урынга Тәбрис Галимбеков крестьян-фермер хуҗалыгыннан Беверли Рок кушаматлы ат белән Илһам Маннанов чыкты. Ул арада гарәп атлары стартка басты. Аларны күзәтү үзе бер ләззәт. Аларның тизлекләре дә гаять зур. Әнә бит ипподромның иң аргы башыннан кузгалган бахбайлар санаулы минутлар эчендә, җилдәй очып, тамашачылар яныннан узды. “Теләчеагрохимсервис” оешмасыннан Искәндәр Хамидуллин, аңардан аз гына калышып җаваплылыгы чикләнгән Сәгыйть Гыйниятуллин нәселчелек ширкәтеннән Фирзәр Гыйниятуллин һәм Низамов М.Х. крестьян-фермер хуҗалыгыннан Николай Ухванов чабышкысы килеп җитте.
Эльмира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев