Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Автобабай 2022» бәйгесе узды

Бүген районыбызның ДОСААФ территориясендә, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесы белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча район бәйгесе үткәрелде.

Бәйгедә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар (үз машиналары белән) катнаша ала иде.  Кызганычка каршы, быел бәйгедә катнашыр өчен гүзәл затларыбыз күренмәде. 

 Конкурс шартлары буенча сынаулар ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар билгеле бер вакыт эчендә юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, икенчесендә автомәктәп автодромында,  вакытка, махсус күнегүләр ясадылар.
Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәис Нуртдинов яулады. Ул Теләче районын Казан шәһәренең зона этабында тәкъдим итәчәк. Икенче һәм өченче урыннарны Тимершаех Хадиев белән Рәис Заһидуллин бүлеште. Шулай ук барлык катнашучылар да  Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев