Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылларда – маршрут автобуслары

Авыл халкы өчен сөенечле хәбәр - октябрьдән районыбыз авыллары аша автобуслар йөри башлады. Димәк, машиналары булмаганнарга районга барып кайтырга транспорт эзләп, баш ватасы юк. Автобусның сәгатьләре туры килсә, билгеле.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гайнетдинов белдергәнчә, автобуслар барлыгы биш маршрут буенча хәрәкәт итә. Аларның юлы Лесной бистәсе, Максабаш, Шәтке, Олы Нырсы, Әбде авыллары аша үтә.

– Халык соравы буенча, автобусларның йөрү вакытына үзгәреш кертелде. Эшкә генә түгел, больницага килүчеләр дә бар. Күпчелек фикерне тыңлап, Максабаш һәм Леснойга автобус көнгә өч тапкыр: иртә, көндез, кич белән йөри башлады. Әле халык күп йөри дип әйтмәс идем. Күбесе белеп тә бетермидер. Без аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә тырышабыз. Шуңа халыкның гозерләрен тыңларга һәрвакыт әзер, - ди Булат Гайнетдинов. - Тариф планы буенча бер чакрым юлга 2 сум туры килә. Мәсәлән, Теләче - Максабаш арасы 32 сум булса, Әбдедән Теләчегә 76 сумга килеп була...

Муниципаль маршрутлар буенча рейсларны халык ничек кабул итте икән соң?

Нияз Рахматуллин, Әбде авыл җирлеге башлыгы:

- Бу яңалыкка җирлек халкы бик сөенде, билгеле. Ләкин, йөрү вакытларын көйләп бетерсәләр бик әйбәт. График буенча бездәге автобус сәгать унга гына Теләчегә барып җитә. Больницага баручы кеше өчен бу уңайсыз. Һәм бер көн килеп, бер көн килмичә калмасын иде инде. Әбдедә кеше булмаса, күрше авыллар бар бит. Шуңа регулярно йөрсә бик яхшы булыр иде.

Гөлия Вохмина, Лесной авылы:

- Мин районга сирәк йөрсәм дә, автобусның көнгә өч рейс ясавы аеруча сөендерә. Машинасы булмаганнар юлга чыгып интегә идек. Инде йөреп кенә тора күрсен. Бик шатбыз.

Кәүсәрия Галимуллина, Шәтке авылы:

- Авылдан автобус йөреп торса бик уңайлы инде ул. Аеруча безнең кебек Теләчегә еш барырга туры килүчеләргә. Бар кешенең дә үз транспорты юк бит.

Рамил Вахитов, автобус йөртүчесе:

- Кайбер көнне бер автобус кеше булырга мөмкин, икенче көнне бер-ике генә. Халык әле ияләшеп кенә килә. Үзара аңлашып эшләргә тырышабыз. Аеруча ерак авылларга йөрүчеләр бик шат. Рәхәткә тиендек, автобус йөреп кенә тора күрсен дип, рәхмәтләрен җиткерәләр. Аларның куанычын күргәч, безгә дә эшләве рәхәт.

Алинә Шәмәрданова

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев