Әзерлекле булулары ярдәм итте
Ел - елга охшап килми. Майдагы һәм июнь башындагы корылык, соңыннан күп явым - төшемнәр белән алышынды.
Июнь аенда яуган көчле, тоташ яңгырлар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга терлек азыгы әзерләүдә шактый кыенлыклар тудырды. Арада тоташ яуган яңгырларны сәбәп итеп, сыныкка сылтау эзләүчеләр дә табылды. Әмма һава торышы ничек кенә көйсезләнмәсен, терлек азыгы әзерләү кампаниясенә нык әзерлекле хуҗалыклар бу кыенлыкларны да җиңеп чыга алды.

Мисал өчен, “Алан” акционерлык җәмгыяте игенче - механизаторлары 1 июльгә кадәр 1084 гектар мәйданда күпьеллык үлән мәйданнарын җыеп алып, мул һәм сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә ирештеләр. Моңа аларның июль башында 215 гектарда игелгән берьеллык үлән массаларын җыеп алырга өлгерүләрен дә өстәргә кирәк. Берничә көн элек аланлылар күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан терлек азыгы әзерләүгә кереште. Бүген хуҗалыкта бер шартлы терлеккә әзерләнгән азык күләме 13,1 центнер тәшкил итә. “Алан” акционерлык җәмгыятенең 2700 баш мөгезле эре терлеге бар. Бүген хуҗалык ике елга җитәрлек терлек азыгына ия.
<iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456242498" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев