Балачак әкиятләр белән бәйле
Һәр кешенең балачагы әкиятләр белән бәйле. Әкиятләр безнең тормышта зур роль уйный.
Алар безне яхшылыкка, гаделлеккә, намуслылыкка, тапкырлыкка өйрәтәләр, безнең фантазиябезне үстерәләр, әхлакый һәм эстетик кыйммәтләр булдыралар. Алар арасында бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның әкиятләре аерым урын алып тора. Аның әсәрләрен барлык яшьтәге hәм төрле милләт кешеләре ярата һәм кадерли. 6 июньдә А.С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кичә райондагы лагерь эшчәнлекләрендә дә чагылыш тапты - Баландыш төп гомумибелем бирү мәктәбе каршында оештырылган «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда Александр Сергеевич Пушкин әкиятләре буенча «Там, неизвестных дорожках» театраль сәгате уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев