Балалар бакчасында планлы тикшерү
712
0
Олы Мишә балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү үткәрелде.
Тикшерүгә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Л.М.Тимерханов килде. Ул балалар бакчасы хезмәткәрләре белән инструктаж уздырды. Шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән теоретик дәрес бик җанлы үтте. Инспектор балаларга янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде. Янгын куркынычын булдырмау кагыйдәләрен тагы бер кат аңлатты. Янгынга китергән сәбәпләр турында сөйләде. Барлык хезмәткәрләргә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча режимны төгәл үтәргә кирәклеге кисәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев