Баландыш авылында булдылар
Яңа ел бәйрәмнәрендә сабыйлар өчен көн саен чаралар уза. Бүген район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, Татарстанда ятим, инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» республика җәмәгатьчелек хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова белән Баландыш авылында булдылар.
Алар сабыйлар өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә катнашты. Өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга киткән Фирзәр Тимербаевның улы Самир белән аралашып, Яңа ел бүләген тапшырдылар. Нурания Сәйфетдинова ярдәме белән якыннары илне сакларга чакырылган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм тормышта авыр хәлдә калган кызларга, малайларга да күчтәнечләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев