Баландышта Көлтә бәйләү уены узачак
Район яңалыклары

Баландышта Көлтә бәйләү уены узачак

27 июль көнне Баландыш авылында узачак «Түгәрәк уен» да халык гореф-гадәтләрен, йолаларны популярлаштыру, саклау һәм үстерү макатыннан көлтә бәйләү уены узачак.

Әлеге ярышта районыбызның уңган – булган хатын-кызлары катнаша ала. Күрик әле, күптән онытылган бу йоланы хәтерләүчеләр, дөрес итеп көлтә бәйли белүчеләр калдымы икән хәзерге заманда? Катнашучыларга хөрмәтле жюри бәя бирәчәк. 


Нет комментариев