Балык тоту ярышы узачак
Район яңалыклары

Балык тоту ярышы узачак

13 июль көнне, Теләче авылы Дуслык урамындагы күлдә, 2024 ел – Гаилә елы уңаеннан Балык тоту ярышы узачак.

Теркәлү иртәнге  8.00 сәгатьтә башлана.  

Шартлары: бер кешегә бер кармак, бер килограммнан артык булмаган тукландыру,  тотылган балыкның исәнлеге һәм гаилә белән катнашу  (ата-аналар, балалар, бабай, оныклар һ.б.). Катнашучыларның яше чикләнмәгән.  Программага: кармак салу ярышы, балыктан уха һәм шашлык әзерләү, төрле номинацияләр буенча бүләкләр тапшыру каралган.


Нет комментариев